ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2022 ел
сишәмбе

«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы, «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы, «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында» 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча Дәүләт комитеты турындагы Нигезләмә нигезендә (алга таба-Федераль тарифлар хезмәте) - Дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлый һәм күрсәтелгән оешмаларның 2021 елгы эш нәтиҗәләре буенча финанс-икътисадый торышына билгеләнгән тарифларның (тарифларга өстәмәләр) йогынтысын анализлый.

Озакка сузылган ютәл һәм температура. Бу салкын тию яки җитдирәк авыру, әйтик, туберкулезмы? Бу мәкаләдә без нинди очракларда табибка ашыгыч рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сөйләячәкбез.

«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Мөдәрис кызы Рахманова Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция өлкән лейтенанты Илмир Мортазин белән берлектә 11 нче гимназия укучылары белән «Юлларда иминлек»темасына әңгәмә үткәрделәр.


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

21 март көнне Халыкара Даун синдромлы кешеләр көнендә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Оксана Лямова «кояшлы бала» янында кунакта булып, бүләк тапшырды. Аларны юкка гына «кояшлы балалар» дип атамыйлар, чөнки башка кешеләргә карата алар ачык, аралашучан, ышанычлы. Даун синдромлы кешеләр үзләренең якыннарына һәм туганнарына, шулай ук аларның игътибар үзәгендә булган һәркемгә карата зур игътибар күрсәтәләр.

Бүген Лениногорск районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Координация советының, министрның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнашында, күчмә утырышы узды.

«Ялтау» фермасына 199 баш голштино-фриз токымлы таналарның беренче партиясе кабул ителде. Бу токым сөт җитештерүдә иң продуктивлыларның берсе дип танылган. Беренче бозаулаганнан соң тәүлеклек уртача савым бер сыердан 30 литрдан да ким булмас дип көтелә.

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие һәм оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хезмәтләре җитәкчеләре белән «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе үткәрде.

Сугыш һәм хезмәт ветераннары, безнең шәһәрдә яшәүчеләр Габдулла Гыймаделислам улы Шәфигуллин һәм Сәймә Шәрип кызы Ибраһимова үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.

Бозаулату бүлеге корпусын һәм 150 башка исәпләнгән бозаулар абзарын реконструкцияләгәннән соң «Сережкино» МТФнапастеризатор һәм суыткыч урнаштырылды. Хәзер ферма хезмәткәрләре яңа туган бозауларга пастеризацияләнгән сөт эчерә алачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International