Озакка сузылган ютәл һәм температура. Бу салкын тию яки җитдирәк авыру, әйтик, туберкулезмы? Бу мәкаләдә без нинди очракларда табибка ашыгыч рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сөйләячәкбез.
Туберкулез - туберкулез микобактерияләре китереп чыгара торган йогышлы авыру. Әлеге авыру вакытында вакытында еш кына үпкәләр зарарлана.
Кайчагында туберкулезны социаль авыру дип атыйлар, чөнки ул еш кына тормыш дәрәҗәсе түбән булган, көндәлек тормыштан еш стресс кичерүче кешеләрдә очрый. Әмма туберкулез белән һәркем авырый ала – чөнки без барыбыз да тышкы дөнья белән элемтәгә керәбез, ә микроблар якын тирәбездә яши. Аның өчен иң мөһиме – кеше организмына үтеп керү һәм анда үрчи башлау.
Туберкулез белән һәркем авырырга мөмкин! Туберкулез дәвалана, иң мөһиме, аны вакытында ачыклау!
Әлеге авыру еш кына симптомсыз үтә. Бу очракта авыруны ачыкларга диспансерлаштыру һәм махсус диагностик тестлар ярдәм итә.
Шикләнергә кирәкле очраклар:
ике-өч атнадан артык ютәл булу;
сулаганда авырту тою;
ютәлләгәндә кан чыгу;
озак вакыт температура булу;
сәбәпсез ябыгу;
көчсезлек, арыганлык һәм тиз ару-талу;
артык тирләү, еш кына – төнлә тирләп уяну.
Әгәр үзегез яисә якыннарыгызда әлеге билгеләрнең кайсы да булса, тиз арада табиб-терапевт яки фтизиатрга мөрәҗәгать итегез!
Вакытында узган тикшерү бу инфекцияне тиз арада дәваларга яки авыруны мөмкин кадәр иртәрәк ачыкларга, димәк, тизрәк дәваларга мөмкинлек бирә!
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз һәм үзегезне саклагыз!