"Август-Лениногорск"ка нәселле таналар алып кайттылар

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

«Ялтау» фермасына 199 баш голштино-фриз токымлы таналарның беренче партиясе кабул ителде. Бу токым сөт җитештерүдә иң продуктивлыларның берсе дип танылган. Беренче бозаулаганнан соң тәүлеклек уртача савым бер сыердан 30 литрдан да ким булмас дип көтелә.

Хәзер килгән таналар карантинга куелган, аларны тирәлеккә җайлаштыру бара. Якын көннәрдә тиешле анализлар үткәрү өчен вакцинация һәм кан алу башланачак.

Юлны маллар яхшы кичерде, алар хәрәкәтчән һәм яхшы тукланалар. Алар 6 фура белән китерелде. Россиягә озатканчы таналар башта Венгриядә айлык карантин узды. Юл 4 тәүлеккә якын сузылды, юлда һәм таможняда  кыенлыклар тумады. 

«Ялтау» фермасын реконструкцияләү төгәлләнеп килә. Биредә саву залы 28 урынлык карусель белән җиһазландырылачак. Фермада 400 баш савым сыеры булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International