Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.
Утырыш башланыр алдыннан район Башлыгы Рәгать Хөсәенов Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятованы юбилее белән котлады, аңа теләкләрен җиткерде.
Көн тәртибендә беренче мәсьәлә - «2021 елда Лениногорск муниципаль районында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында» иде, аның буенча Лениногорск районында һәм Лениногорск шәһәрендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Людмила Наумова чыгыш ясады.
Людмила Тимофеева «Халык контроле» системасына кергән шикаятьләр, шулай ук шәхсән килгән мөрәҗәгатьләр турында сөйләде.
Шулай ук Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Уставларына үзгәрешләр кертү, Ивановка авыл җирлегенең генераль планын раслау һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды. Утырышның көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.