11 нче гимназия укучылары белән "Юлларда иминлек" темасына әңгәмә үткәрелде

2022 елның 22 марты, сишәмбе

«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Мөдәрис кызы Рахманова Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция өлкән лейтенанты Илмир Мортазин белән берлектә 11 нче гимназия укучылары белән «Юлларда иминлек»темасына әңгәмә үткәрделәр.

Укучыларга юлдагы  катлаулы хәлләр турында сөйләделәр, бу аеруча актуаль, чөнки  тыңлаучылар булачак машина йөртүчеләр иде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү барышында еш кына сораулар туа, сорауларга җавапларны балалар юл-патруль хезмәте инспекторыннан шәхсән ала алдылар.

Зөлфия Мөдәрис кызы, үз чиратында, укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм юлда игътибарсызлыкның нәрсәгә китерүен аңлатты, шул ук вакытта Лениногорск муниципаль районы территориясендә килеп чыккан реаль мисаллар белән сөйләде.

Статистикадан: ЛМР территориясендә ел башыннан бирле юл – транспорт һәлакәтләренең гомуми саны-113. 2021 елда юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны-460. Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе көндезге 11 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр туры килә. 

Әңгәмә барышында илдәге вәзгыять белән бәйле тема да күтәрелде. Зөлфия Мөдәрис кызы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы буларак, яшьләрне рәсми мәгълүмат чыганакларына ориентлашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International