Районның геральдикасы

Татарстан Республикасы Лениногорски районы гербы

 

“Яшел кыр җирлегендә нечкә генә сузылып, көмеш кайма белән уратып алынган кара бәпкә һәм кызыл һәм кызыл төс янында яшел белән сузылып, алтын төс белән уратып алынган лалә чәчәге урнашкан, ә яшеллектә - ике якка аерылган алтын лалә чәчәкләре (сабакларда һәм яфраклар белән)”.

Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлеше тарихы, иң беренче нәүбәттә, Лениногорски районының 1940 нчы еллардан башланып киткән Ромашкинның бай нефть ятмаларын үзләштерә башлау белән бәйле.
Гербтагы кара бәпкәгә беркетелгән геральдик фигура символы күпмәгънәле. Фигура сызыклары районның төп табигый байлыгы булган нефть фонтаны агымын хәтерләтә. Бәпкәдә сызыклардан ясалган ике яшел калкулык районның үзенчәлекле ландшафтын күрсәтә – елга үзәннәре катламы тасмаланып, биек һәм текә сөзәклек хасил итәләр. Бәпкә, җанлы кебек итеп ,салмак кына таралган юллар тармагын күрсәтә – районда транспорт челтәре үсеш алган, моннан республикакүләм һәм өлкәкүләм тимер юл линияләре рәте һәм автомобиль трассасы үтә. Лалә чәчәге һәм аның яфрагының зәвыклы сурәте хәзерге чорда да сакчыл караш белән сакланучы милли гореф-гадәтләрнең тирәнлеген аңлата. Шулай ук Лалә чәчәге һәм җирлектәге яшел төс җирле флора һәм фаунаның күптөрле һәм бай булуын күрсәтә. Геральдикадагы алтын төс байлыкны, стабильлекне, хөрмәтне, интеллектны символлаштыра. Көмеш - камиллек, вөҗданлылык, чисталык, тынычлык һәм үзара аңлашу символы. Кызыл төс - батырлык, шатлык, оптимизм, хезмәт һәм матурлык символы. Яшел төс – табигать, сәламәтлек, яшәеш символы. Кара төс – мәңгелек, акыллылык, азатлык символы.

Лениногорски берләшкән халык депутатлары Советы тарафыннан 2005 нче елның 4 нче июлендә 41 нче номерлы карары белән расланды. Россия Федерациясе Дәүләт геральдикасы регистрына 1946 нчы номер белән кертелде. Ә Татарстан Республикасы Дәүләт геральдикасы регистрына 18 нче номер белән кертелде.
 

 
Татарстан Республикасы Лениногорски районы флагы



“Лениногорски районы флагы - иңенә буе 2:3 булган яшел турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт, флаг сабына яклары эчкә бөкләнгән тукыма беркетелеп, тирә – ягы кара кайма белән уратып алып, очына кадәр сузылган кызыл өчпочмак сурәтләнгән; тукыманың кызыл һәм яшел урыннары кара каймадан ак контур белән аерып күрсәтелгән. Тукыма озынлыгының 1/27 биеклектә урнашкан өчпочмак, кайма белән уратып алынган (контур белән) һәм тукыма иңенең 2/9ын, контурсыз өлешенең – 1/45ен тәшкил итә.

Флаг Лениногорски районы гербына нигезләнеп эшләнгән.
Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлеше тарихы, иң беренче нәүбәттә, Лениногорски районының 1940 нчы еллардан башланып киткән Ромашкинның бай нефть ятмаларын үзләштерә башлау белән бәйле.
Флагтагы кара тасмалар символы күпмәгънәле. Фигура сызыклары районның төп табигый байлыгы булган нефть фонтаны агымын хәтерләтә.Кайма белән уратып алынган сызыклардан ясалган ике яшел калкулык районның үзенчәлекле ландшафтын күрсәтә – елга үзәннәре катламы тасмаланып, биек һәм текә сөзәклек хасил итәләр. Кайма белән уратып алынган тасмалар, җанлы кебек сузылып, салмак кына таралган юллар тармагын күрсәтә – районда транспорт челтәре үсеш алган, моннан республикакүләм һәм өлкәкүләм тимер юл линияләре рәте һәм автомобиль трассасы үтә. Тукыманың яшел төсе җирле флора һәм фаунаның күптөрле һәм бай булуын күрсәтә. Геральдикадагы яшел төс – табигать, сәламәтлек, яшәеш символы. Ак төс ( көмеш) - камиллек, вөҗданлылык, чисталык, тынычлык һәм үзара аңлашу символы. Кызыл төс - батырлык, шатлык, оптимизм, хезмәт һәм матурлык символы. Кара төс – мәңгелек, акыллылык, азатлык символы.
 
Лениногорски берләшкән халык депутатлары Советы тарафыннан 2005 нче елның 4 нче июлендә 42 нче номерлы карары белән расланды. Россия Федерациясе Дәүләт геральдикасы регистрына 1947 нчы номер белән кертелде. Ә Татарстан Республикасы Дәүләт геральдикасы регистрына 19 нче номер белән кертелде.
 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International