Юбилейлары белән котладылар

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Сугыш һәм хезмәт ветераннары, безнең шәһәрдә яшәүчеләр Габдулла Гыймаделислам улы Шәфигуллин һәм Сәймә Шәрип кызы Ибраһимова үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Габдулла Гыймаделислам улы Азнакай районының Таштуган авылында туган. Ун ел элек ул Лениногорскига, балаларына күчеп килгән. Армиядә хезмәт итә, чалма авылында тимерче булып эшли.
Хезмәт юлы Азнакай УТТ-1дә уза. Пенсиядән соң Азнакай ПТСында 75 яшькә кадәр эшли, яшьләрнең остазы була.
Фидакарь хезмәте өчен медальләргә ия.
Алар хатыны белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Габдулла Гыймаделисламович оныкларын бик ярата һәм аларны тәрбияләргә булыша.
Юбилей көнендә барлык якын туганнары яраткан бабайларын һәм әтиләрен хөрмәтләделәр. Котлауларга Лениногорск УТТсы һәм 7 нче ТОС ветераннары советы да кушылды.
Сәймә Шәрип кызы 1932 елның 21 мартында Чирмешән районының Кара Чишмә авылында туа. Сугыш елларында авылда эшли. 1948 елда Чиләбегә тимер юл эшләренә җибәрелә һәм аннан пенсиягә китә. Туксанынчы елларда гаиләләре белән Лениногорскига күченәләр. Алар ире белән 50 елдан артык бергә гомер итәләр һәм 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Сәймә Шәриповнаның 10 оныгы, 13 оныкчыгы бар.
Юбиляр шигырьләр иҗат итә һәм бүгенге көнгә кадәр татар халык җырларын бик оста итеп башкара. Бу талант аның балаларына һәм оныкларына да тапшырылган.
Ветеранны юбилее белән 8 нче ТОС рәисе урынбасары Людмила Просвирина котлады.
Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова юбилярларны котлап, аларга нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм бүләкләр, шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International