Лениногорск районы Бөек Ватан сугышы елларында

Лениногорск муниципаль районы турында кыскача белешмә (заманча мәгълүмат)

1955 елның 18 августында РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән Татарстан АССР Яңа Писмән районының Яңа Писмән поселогы республика буйсынуындагы шәһәр итеп үзгәртелә, ә Яңа Писмән районы Лениногорск дип үзгәртелә.

1959 елның 12 октябрендә, Шөгер районы бетерелү сәбәпле, аның бер өлеше Лениногорск районы составына тапшырыла.

Район үзәге: Лениногорск

«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Галиәгъзәм улы Хөсәенов

423250 Татарстан Республикасы, Лениногорск шәһәре, Кутузов ур., 1

Тел.: (85555) 5-06-52; факс: (855595) 5-16-42

E-mail: leninogorsk@tatar.ru

Районның территориясе: 1843,20 кв. км

Район көнчыгышта Бөгелмә, төньякта Әлмәт, төньяк-көнбатышта Татарстан Республикасының Чирмешән районнары белән чиктәш. Көньякта һәм көньяк-көнбатышта - Самара өлкәсе белән. Район көнчыгыштан көнбатышка таба 70 километрга якын аралыкка сузылган, көньяктан төньякка таба 40 километрга якын. Район Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан. Бу Татарстан Республикасының иң югары өлеше.

Лениногорск районында 66 торак пункт урнашкан, шул исәптән 36 авыл, 21 авыл, 9 поселок.

Халык саны: 89,8 мең кеше. Шәһәр һәм район территориясендә 25 тән артык милләт яши, аларның күбесен татарлар, руслар, чуашлар һәм мордвалар тәшкил итә.

Фронтка китүчеләр 11 мең 666 кеше, сугыш кырында һәлак булып калучылар – 6 мең 562 кеше. Казан мемориаль музее мәгълүматлары буенча, Лениногорск (Шөгер, Яңа Писмән) районы военкоматларыннан фронтка китеп, кире кайтмаганнар 9мең 522 кеше. Монда әсирлектә булганнар да кергән.

Фронтта хәбәрсез югалганнар саны 4 мең 98 кеше.
Архив материалларына караганда, район территориясенә эвакуацияләнгәннәрнең төп агымы 1941 елның июленнән 1942 елның декабренә кадәр туры килгән. Нигездә, эвакуацияләнүчеләр Украина, Мәскәү, Ленинградтан килгән һәм күбесенчә өлкән яшьтәгеләр һәм хатын-кызлар, балалар булган. Алар район авылларына урнаштырылганнар, колхозларда, Шөгер битум заводында, нефть табыла башлагач, нефть промыселларында эшләгәннәр.
1941 елның июль-декабрь аенда 966 кеше килгән, 1942 елда – 1526 кеше.  

1941-1942 елларда Шөгер районында эвакуацияләнүчеләрне күчерү буенча кайбер мәгълүматлар:

Торакй пункт

Эвакуацияләнүчеләр саны

1.        

Варварино авыл советы

33

2.        

Иштирәк авыл советы

33

3.        

Керкәле авыл советы

7

4.        

Мөэмин-Каратай авыл советы

25

5.        

Мордва Ивановка

24

6.        

Район үзәге

58

7.        

Сарабиккол авыл советы

19

8.        

Спиридоновка авыл советы

16

9.        

Иске Иштирәк авыл советы

30

10.     

Сугышлы авыл советы

55

11.     

Урдалы авыл советы

174

12.     

Урмышлы авыл советы

10

13.     

Федовка авыл советы

22

14.     

Юлтимер авыл советы

8

Лениногорск районы - 12 Советлар Союзы Героен биргән район. Аларның исемнәре шәһәр паркында һәм район авылларындагы обелискларда мәңгеләштерелде.

Денисов Иван Федорович, Яңа Писмән авылында туган

Хәйретдинов Әкрәм Минһаҗ улы, Түбән Чыршылы авылында туган

Гафиятуллин Газинур Гафиятулла улы, Сугышлы авылында туган

Хәлиуллин Мисбах Хәлиулла улы, Сугышлы авылында туган

Мурзин Ибраһим Хөсәен улы, Иске Шөгер авылында туган

Яковлев Евстафий Григорьевич, Сходнево-Чертанлы авылында туган

Ушполис Григорий Саульевич, Иске Писмән авылында яшәгән

Баһаутдинов Гыйльми Абзал улы, Сарабиккол авылында туган

Садриев Самат Сәлах улы, Иске Шөгер авылында туган

Халиков Ислам Рәхим улы, Шөгер авылында туган

Заварыкин Иван Александрович, Иске Куак авылында туган

Яницкий Василий Иванович, Иске Куак авылында туган

Район территориясендә госпитальләр

Татарстанның энҗе бөртеге - "Бәкер" курорты 1933 елда оештырыла. Бөек Ватан сугышы башлангач, курорт госпиталь итеп үзгәртелә. Госпитальдә радикаль һәм медикаментоз дәвалау курслары белән беррәттән, табигый тернәкләндерү методы да киң кулланыла.

Эвакогоспиталь эшләү дәверендә пациентларның үлем очраклары теркәлмәгән.

Фронтка ярдәм итә

Тылда патриотик күтәрелеш «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» девизы белән бара. 1941 елның август башында предприятиеләрдә, учреждениеләрдә, колхозларда һәм совхозларда илнең оборона фондын булдыруга багышланган митинглар, хезмәт ияләре җыелышлары уза.

Фронтка төрле формадагы ярдәм күрсәтелә. Шөгер һәм Яңа Писмән районнары крестьяннары оборона фондын азык-төлек продуктлары, кием-салым, акча, займ облигацияләре һ.б. белән тулыландыралар. Район колхозлары һәм учреждениеләре арасында социалистик ярышларның төрле төрләре җәелдерелә.

Бөек Ватан сугышы елларында фронтовикларга бүләкләр җыю һәм җибәрү буенча совет халкының патриотик хәрәкәте киң колач ала. Бу вакыт эчендә илнең тыл районнарыннан фронтка миллионлаган коллектив һәм шәхси посылкалар һәм бүләкләр озатыла.

Музей фондларында сугыш елларында комсомол райкомында эшләгән, фронтка посылкалар җибәрү белән шөгыльләнгән Яңа Писмән авылыннан Горшенина А. Н. (Шалкина) турында мәгълүматлар бар. Ул районда җыелган әйберләрне арбаларда Казанга илтә. Моның өчен Нрамота белән бүләкләнә.

 

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 15 апреле, 09:42

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International