Лениногорск районында халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының күчмә утырышы узды

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Координация советының, министрның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнашында, күчмә утырышы узды.
Утырышта Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова, Лениногорск районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Руслан Сәйфетдинов, Лениногорск шәһәр прокуроры урынбасары Игорь Крюков, шулай ук Лениногорск районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия әгъзалары катнашты.
Координация советы барышында Лениногорск районының хезмәт хакы буенча бурычлы предприятиеләре турында Гөлназ Иванова сөйләде. Бүгенге көндә Лениногорск районында «Спецстройсервис»ҖЧҖнең хезмәт хакы буенча иң зур бурычы бар. Башкарма комитет, шәһәр прокуратурасы, тикшерү комитеты, суд приставлары хезмәте белән берлектә даими эш алып бара. Хәзерге вакытта бурычлы оешма мөлкәтен сату бара. Сатудан кергән акчалар хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүгә җибәрелә.
Корсоветта катнашучылар районда хезмәт хакын түләү буенча булган проблемалар һәм мәсьәләләр турында фикер алыштылар, алга таба уртак гамәлләр планын эшләделәр.
Рөстәм Вәлиуллов, үз чиратында, мондый күчмә чараларның мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки урыннарда җаваплы кешеләр белән очрашканда проблеманы тулырак өйрәнереп чаралар күрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International