Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре "үзенчәлекле балада" кунакта булдылар

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

21 март көнне Халыкара Даун синдромлы кешеләр көнендә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Оксана Лямова «кояшлы бала» янында кунакта булып, бүләк тапшырды. Аларны юкка гына «кояшлы балалар» дип атамыйлар, чөнки башка кешеләргә карата алар ачык, аралашучан, ышанычлы. Даун синдромлы кешеләр үзләренең якыннарына һәм туганнарына, шулай ук аларның игътибар үзәгендә булган һәркемгә карата зур игътибар күрсәтәләр.

Сабыйның әнисе балага күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International