Бозаулату бүлеге корпусын һәм 150 башка исәпләнгән бозаулар абзарын реконструкцияләгәннән соң «Сережкино» МТФнапастеризатор һәм суыткыч урнаштырылды. Хәзер ферма хезмәткәрләре яңа туган бозауларга пастеризацияләнгән сөт эчерә алачаклар.
Корпусны реконструкцияләү барышында башка технологияләр дә кертелде. Әйтик, хедлоклар (азык рәшәткәләре) урнаштырылды, бу ветеринария табибларының эшен җиңеләйтәчәк.
Моннан тыш, универсаль саву станцияләре әзерләнде, яңа туган бозауларны шәхси урыннарды тоту оештырылды.
Хәзерге вакытта реконструкцияләнгән корпуста 30 баш сыер, 12 яңа бозау исәпләнә һәм 50 бозау үсә.