ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Инвалидларны үз вакытында тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә һәрвакыт Татарстан Республикасы Президенты каршындагы инвалидлар эшләре Советы, республика Хөкүмәте тарафыннан зур игътибар бирелде.

Татарстанда «Балалар илне сүрәтли» дип исемләнгән 16 нчы республика рәсем конкурсы башланды. Аны «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, «Татарстан» ДТРК, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге»ДБУ белән берлектә үткәрә.

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә «Лениногорск муниципаль районы»муниципаль берәмлегенең гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

2022 елның 26 мартында 10:00 сәгатьтә  шәһәр халкын һәм кунакларны Мәдәният сараенда узачак «Нәүрүз» бәйрәменә чакырабыз.

Мәгълүматка ризалык биреп, салым түләүче салымнар буенча бурычлар турында мәгълүматны телефон яки электрон почтага СМС-хәбәрләр рәвешендә ала алачак. Җибәрү 3 айга бер тапкырдан да ешрак башкарыла.


22
март, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 25 мартында партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәләре челтәрендә Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Чараның форматы: дистанцион.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Алдан язылу һәм өстәмә мәгълүмат

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хөрмәтле Лениногорск халкы һәм кунаклар! Район Башкарма комитеты җитәкчесе күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, 26 мартта авыл хуҗалыгы ярминкәсен үткәргәндә 6.30 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Тукай урамы (мәйдан) һәм Ленинград урамы буенча, Гафиятуллин урамыннан Вахитов урамына кадәр,  транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк, дип хәбәр итәбез. 

Хөрмәтле лениногорскилылар, 26 март көнне Үзәк мәйданда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Үз продукциясен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, предприятиеләр һәм эшмәкәрләр тәкъдим итәчәк.

Сезнең уңайлылыгыгыз өчен Лениногорск муниципаль районы һәм Лениногорск шәһәре рәсми сайтында «Кризиска каршы чаралар 2022» бүлеге булдырылды, анда сез халыкка һәм бизнеска социаль-икътисадый ярдәм чаралары буенча актуаль мәгълүмат таба аласыз.

Ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале 1 марттан башланып, 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальнең юбилей сезонында 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда эшләүче яшьләр катнаша ала. Заявка кампаниясе 1 марттан 15 сентябрьгә кадәр узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International