Район тарихы

Хәзерге Лениногорск районына беренче буларак, күчмә тормыш алып баручылар килеп урнашкан. 1708 елда төбәк территориясе Казан губерниясе составына керә.  Якынча шул елларда беренче торак пунктлар да барлыкка килә.

Совет хөкүмәтенең 1920 нче ел 27 нче май декреты нигезендә төзелгән Татарстан АССР территориясенә элеккеге Казан, Уфа, Самара, Вятка һәм Сембер губерналарында татарлар күпләп яши торган өяз һәм волостьлар кертелә. Шул исәптән, аңа кадәр Самара губернасына караган Бөгелмә өязе, 38 волость белән бергә, Татарстан составында булып чыга. Бүгенге көндә Лениногорск районындагы Богоявленка(үзәге Михайловка), Варваринка(үзәге Кичү), Каратай, Кузай, Мордва-Ивановка(үзәге Суркинода),Түбән Чыршылы, Яңа Писмән, Спиридоновка, Мордва- Карамалка волостьлары Татарстан волостьларына әвереләләр.

Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының 1930 нчы елда кабул ителгән карары нигезендә Татарстан 45 районга бүленә. Яңа районнарының берсе (оешып җиткәндә ул Шөгер районы дип атала) үз эченә Шушма үзәне төбәгендәге  татар авылларын алырга тиеш була.

БҮБК ның әнә шул карары нигезендә 1930 нчы елның 10нчы августында Бөгелмә кантоны территориясендә Әлмәт, Бөгелмә, Беренче Май (Чирмешән) һәм Шөгер районы барлыкка килә.

Бүгенге көндә Лениногорск районының нигезен тәшкил иткән Шөгер районы составына Иске Варваринка, Урмышлы, Кирлегәч, Сарабиккол, Мордва-Карамалка, Түбән Чыршылы, Федотовка, Куакбаш, Кузай, Спиридоновка, Шөгер, Иске Куак, Яңа Иштерәк, Сугышлы, Сережкино, Урдала, Мөемин-Каратай, Тимәш, Бәкер һщм башка авыллар керә.

Яңа районны оештыру һәм аның эшен башлап җибәрү өчен Шөгер волосте башкарма комитеты рәисе Хаҗи Зарипов җитәкчелегендә оештыру комитеты төзелә.

Беренчедән, Шөгер чагыштырмача яңа районның уртасында, тимер юл станциясенә (Келәүле) иң якыны. Биредә битум заводы эшләп тора, димәк, азмы — күпме биналар табарга мөмкин, аннан да битәре заводта электр энергиясе бар.

Шулай итеп, 1930 нчы елда Шөгер районы барлыкка килә.Һәм аның үзәге раслана.

Буш урында барлыкка килгән районга Шөгер битум заводы биналар белән һәм башка матди ярдәм күрсәтә, Шөгер авылы җәмәгатьчелеге, активистлар аны оештыруны башлап йөриләр.Шуннан инде болай да мәгълүм булгач Шөгер авылы республика теленә керә. Ә инде 1959нчы елның ноябрь башында, район үзәге Лениногорск каласына күчә.

Лениногорск районының исеме үзәге Лениногорск шәһәре исеменнән алынган. Элек ул Яңа Писмән (писмән — “межа, ызан” дигән сүз) дип аталган.

Яңа Писмән авылы 1955нче елда шәһәргә әверелә һәм Лениногорск дип атала.

Бүген Лениногорскида күп санлы нефтьчеләр, башка һөнәр ияләре бар, укытучылар, табиблар яши.Калада татарлар һәм урыслар, украиннар, белоруслар, чувашлар һәм мукшылар, башка халыкларның вәкилләре бердәм, дус гаилә булып тормыш итәләр.

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 13 гыйнвары, 18:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International