ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2012 елның 23 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика ярышлары узды. Ярышларда Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия һәм Оренбург өлкәләреннән 14 команда арасыннан 250дән артык көрәшче катнашты.

3 май көнне 10.00 сәгатьтә "Юбилейный" паркында лениногорскилылар өчен Ураза бәйрәме узачак.

Программада конкурслар, ярышлар, аттракционнар, учакта пешкән пылау белән сыйланырга мөмкин булачак. 


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

26 апрельдән Лениногорск районында ягусезоны тәмамлана. Бу турыда  «Лениногорск муниципаль районы»муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе 2022 елның 25 апрелендәге 391 номерлы карары имзаланды. 

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

26 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә һәм иртән урыны  көчле җил, яшен көтелә.

Эш атнасы Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә атналык планеркадан башланды. Анда предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

27 апрельдә Лениногорскида «СпецГрупп+» махсуслаштырылган оешмасы хуҗасыз этләрне тотачак.

Эт хуҗаларына йорт хайваннарын карап тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга бәйсез җибәрмәскә кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәбез.

21 апрельдә Халыкара радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина  Хәтер сәгате үткәрде. Чарада социаль хезмәт алучылар катнашты. Чараның максаты: әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү, гражданлык җаваплылыгын формалаштыру.

21 апрельдә Мәдәният сараенда «Студентлар язы – 2022» шәһәр студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты булды. Фестиваль Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы һәм Россия Федерациясендә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында үткәрелде.

Татарстан Республикасында табигый янгыннар барлыкка килү мөмкинлеге башлану белән бәйле янгын куркынычы югары булган чор –25 апрельдән 15 майга кадәр кертелде.


24
апрель, 2022 ел
якшәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар! Пасха бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз.

Пасха бәйрәме яңару һәм уй-фикерләрнең чистаруын, якыннарыңны ярату, шәфкатьлелекне символлаштыра.  Үзе белән игелеклелек, шатлык, киләчәккә ышаныч кебек хис-тойгылар алып килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International