ЯНГЫНГА КАРШЫ МАХСУС РЕЖИМ ЧОРЫНДА ҮТӘЛЕРГӘ ТИЕШЛЕ КАГЫЙДӘЛӘР

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында табигый янгыннар барлыкка килү мөмкинлеге башлану белән бәйле янгын куркынычы югары булган чор –25 апрельдән 15 майга кадәр кертелде.

Бу чор гамәлдә булган шартларда республика территориясендә учак яндыру, шул исәптән манган һәм тимер мичләрдә ут ягу тыела. 

Коры үләнгә эләкән ут урман янгыннарына һәм сезнең милекне юкка чыгаруга китерергә мөмкин. 

Махсус янгынга каршы режим вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ штрафлар күләме 2 тапкыр арта. Гади гражданнар өчен бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләр өчен – 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 меңнән 400 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булу чоры тәмамланганнан соң, ачык уттан куркынычсыз файдалану өчен кирәкле шартларны үтәгәндә, шашлык кыздырырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International