Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов пасха бәйрәме белән котлый

2022 елның 24 апреле, якшәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар! Пасха бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз.

Пасха бәйрәме яңару һәм уй-фикерләрнең чистаруын, якыннарыңны ярату, шәфкатьлелекне символлаштыра.  Үзе белән игелеклелек, шатлык, киләчәккә ышаныч кебек хис-тойгылар алып килә.

Пасха бәйрәме дөньяда православие динен тотучы миллионлаган кешеләрне берләштерә, бер-береңне аңларга, ярдәм итәргә, тарих һәм мәдәни мираска хөрмәт белән карарга кирәклеген аңлата.

Әлеге бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим. Гаиләләрегездә тынычлык, аңлашу, мәхәббәт һәм ышаныч хөкем сөрсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International