Лениногорскида студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты узды

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

21 апрельдә Мәдәният сараенда «Студентлар язы – 2022» шәһәр студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты булды. Фестиваль Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы һәм Россия Федерациясендә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында үткәрелде.

Конкурс программасы һәм Фестивальнең гала-концерты төрле юнәлешләргә һәм номинацияләргә бай булды, аларда катнашучылар үзләренең талантларын һәм осталыкларын күрсәттеләр. Концерт программасы дәвамында залда алкышлар тынмады.

Конкурста шәһәрнең урта уку йортларыннан барлыгы 176 студент катнашты. «Гомуми программа» юнәлешендә «Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте» һәм «Лениногорск нефть техникумы» 2 нче дәрәҗә лауреат булды, «Лениногорск политехник көллияте»1 нче дәрәҗә лауреат булды.

Гомуми зачетта «Лениногорск нефть техникумы» - 3 дәрәҗә лауреат, «Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте» - 2 дәрәҗә лауреат һәм Лениногорск политехник колледж 1 дәрәҗә лауреат булды.

Фестивальдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International