21 апрельдә Халыкара радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина Хәтер сәгате үткәрде. Чарада социаль хезмәт алучылар катнашты. Чараның максаты: әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү, гражданлык җаваплылыгын формалаштыру.
Чара барышында катнашучылар 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә булган Чернобыль фаҗигасе турында белделәр. Аннан соң видеоролик карадылар, анда атом реакторы шартлавының коточкыч нәтиҗәләре тасвирланды һәм килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләделәр. Караудан соң фикер алышу булды, анда балалар актив катнаштылар, үз фикерләрен белдерделәр.