Грек-рим көрәше

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

2012 елның 23 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика ярышлары узды. Ярышларда Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия һәм Оренбург өлкәләреннән 14 команда арасыннан 250дән артык көрәшче катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә тәрбияләнүчеләр Мәрданшин Илмир һәм Ганиев Раил үз үлчәү категорияләрендә призлы урын алды.

Балаларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт уңышлары телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International