ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 28 апрелендә үткәрелә торган вакансияләр ярминкәсендә автомобиль заводы һәм «КАМАЗ» ГАҖ  заводы вәкилләре катнашачак.

«Балкыш-Сияние» ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның VII республика фестивале лауреатларының гала - концерты онлайн-форматта узачак.

1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган концерт 29 апрельдә 11.00 сәгатьтә һәм 15.00 сәгатьтә "ВКонтакте» социаль челтәрендә: https://vk.com/video/@balkysh_siyanie?list=f17f8leea22d8cea9c&z=video-212037906_456239025  «Күңел ТВ» теленаналында трансляцияләнәчәк.

Лениногорск нефть техникумы базасында "Логос" һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге педагог - психологы Ирина Седова «Радиацион аварияләрнең һәм һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерү Геройлары һәм әлеге аварияләр корбаннарын искә алу»дигән темага чара үткәрде. Ирина Михайловна балаларга Чернобыль фаҗигасе, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә планетар масштабтагы фаҗигаләр турында сөйләде.

Игелек атнасы кысаларында «Логос» психологик ярдәм үзәге педагог-психологы Диләрә Мортазина, волонтерлар, Лениногорск политехник көллияте студентлары Николаева Влада, Алтынбаева Рената, Петров Егор ,Исаева Ксения, Нуртдинов Дамир хезмәт һәм тыл ветераны Карташова Клавдия Ивановнага бардылар.


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Лениногорскида Чернобыль АЭСдагы авария ликвидаторларына куелган һәйкәл янында Чернобыль фаҗигасенең 36 еллыгына багышланган митинг булды. Митингта Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары һәм муниципаль район җитәкчелеге, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шәһәр мәктәпләре укучылары һәм студентлар, шәһәр халкы катнашты.

26 апрель көнне, Язгы игелек атнасы һәм Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында, шәһәрнең үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре   11 нче гимназиянең 2А сыйныф укучылары өчен «Татар халкының энҗеләре»дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды. Утырышта комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары вәкилләре, Совет һәм Башкарма комитет бүлекләре башлыклары һәм урынбасарлары, муниципаль учреждение җитәкчеләре, Лениногорск районы авыл җирлекләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Россия Федерациясе Президенты  Указы нигезендә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү гаиләнең бер әгъзасына уртача керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә ата-аналарның берсенә бирелә.

Бүген шәһәребезнең Тукай һәйкәленә янына шигърият сөючеләр, бөек шагыйрь иҗатын зурлаучылар җыелды. Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны һәм Туган тел көнен билгеләп үттеләр.

«Аҗаган - 2022» хәрби - спорт уенының муниципаль этабын ачу кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура - спорт комплексының яшь катнашучыларына тантаналы рәвештә аерымлык билгеләрен тапшыру булды. ГТО хәрби-спорт комплексының алтын аерымлык билгеләрен тапшыру тантанасында Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары В.В. Друк, Лениногорск муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигы В. С. Санатуллин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International