Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 25 апрелендә томан көтелә.
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Бүген, 23 апрель көнне, Лениногорск районында территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча язгы гомумрайон өмәсе үткәрелде.
25 апрельдән 27 апрельгә кадәр Лениногорск шәһәре урамнары юдырылачак. Сездән әлеге урамнар буенча йөрмәвегезне, маршрутны алдан планлаштыруыгызны сорыйбыз. Автомобильләрне машиналар йөрү өлешендә калдырмагыз, эвакуатор эшләячәк.
Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэрының карары нигезендә, Лениногорск муниципаль районы территориясендә 2022 елның 15 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.
Кичә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге эш төркеме кысаларында интеллект бозылган 18-40 яшьлек кешеләр белән чираттагы дәрес узды.
Бүген Мәдәният Сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Сәламләү сүзе белән Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Ул бәйрәмнең тарихына кагылды, нәтиҗәле уртак эш алып барулары һәм Лениногорск районы территориясендә җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.
21 апрельдә «Лениногорск нефть техникумы» базасында гомумфессиональ дисциплиналар һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең дисциплинарара курслары укытучыларының квалификациясен күтәрү программасы темасына виртуаль стажировка үткәрелде.
Татарстанда гамәлгә ашырыла торган социаль газлаштыру программасы дәүләт тарафыннан хуплана. Әлеге программада катнашучы хуҗалыкларга 80 мең сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган субсидия бирелә.
19 апрель көнне «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина «Манипуляция серләре. Алкоголь» программасы буенча дщрес узрырды. Әлеге программа алкогольле бәйлелектән җәфа чигүче хатын-кызларны реабилитацияләүгә, социаль ятимлекне профилактикалауга, гаиләдә баланы тәрбияләүнең өстенлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының боерыгы белән расланган Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейнының балыкчылык Кагыйдәләре нигезендә, 25 апрельдән 5 июньгә кадәр Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә аларга коючы елгаларда тыелган чор башлана. Бу вакытта, «Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейнының су объектларында урнашкан уылдык чәчү урыннары исемлеге»ның 6 нчы кушымтасында күрсәтелгәнчә, бер гражданинга уылдык чәчү урыннарыннан читтә бер данә балык тоту коралы белән генә тотудан тыш, барлык тоту кораллары белән балык тоту тыела.