Лениногорскида ягу сезоны төгәлләнә

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

26 апрельдән Лениногорск районында ягусезоны тәмамлана. Бу турыда  «Лениногорск муниципаль районы»муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе 2022 елның 25 апрелендәге 391 номерлы карары имзаланды. 

Исегезгә төшерәбез, җылыту сезонын тәмамлау турындагы карар 5 көн дәвамында тәүлеклек һава температурасы +8 градуска кадәр күтәрелгәндә кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International