"Логос" үзәге белгече студентларга Чернобыль атом электростанциясендә булган авария турында сөйләде

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Лениногорск нефть техникумы базасында "Логос" һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге педагог - психологы Ирина Седова «Радиацион аварияләрнең һәм һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерү Геройлары һәм әлеге аварияләр корбаннарын искә алу»дигән темага чара үткәрде. Ирина Михайловна балаларга Чернобыль фаҗигасе, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә планетар масштабтагы фаҗигаләр турында сөйләде.

Дәрестә Ирина Михайловна авыр тормыш шартларында эмоциональ ярдәм алу ресурсларын билгеләргә һәм авыр хәлдә уңай чишелеш таба белергә, шул исәптән карар кабул итү күнекмәләренә дә өйрәтте. Балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр.

Соңыннан «Авария на ЧАЭС 1986» фильмы күрсәтелде.

Аннары техникум студентлары флешмобта катнаштылар, хештеглар белән фотога төштеләр. Шул рәвешле истәлекле чарага кушылдылар.

Соңрак  "Логос" үзәге белгечләре һәм волонтерлары  Чернобыль АЭСындагы авария ликвидаторлары һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International