"Логос"  белгече һәм волонтерлар хезмәт һәм тыл ветераны Клавдия Карташова янына бардылар

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Игелек атнасы кысаларында «Логос» психологик ярдәм үзәге педагог-психологы Диләрә Мортазина, волонтерлар, Лениногорск политехник көллияте студентлары Николаева Влада, Алтынбаева Рената, Петров Егор ,Исаева Ксения, Нуртдинов Дамир хезмәт һәм тыл ветераны Карташова Клавдия Ивановнага бардылар.

Яшьләр Клавдия Ивановнага кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр, өй эшләрен башкарырга булыштылар.

Ветеран яшьләргә үзенең авыр тормышлары, хезмәт һәм сугыш еллары турында сөйләде. 

Клавдия Ивановна «Логос» үзәге белгеченә һәм волонтерларга рәхмәт белдерде. Ә алар Клавдия Ивановнага сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International