Лениногорскида Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны билгеләп үттеләр

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген шәһәребезнең Тукай һәйкәленә янына шигърият сөючеләр, бөек шагыйрь иҗатын зурлаучылар җыелды. Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны һәм Туган тел көнен билгеләп үттеләр.

Һәйкәл янына балалар бакчаларыннан нәниләр, мәктәпләрдән укучылар, “Чишмә” берләшмәсе шагыйрьләре, язучылар килде.

Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады.

Ул билгеләп үткәнчә, Габдулла Тукайның туган көне республика халкы өчен генә түгел, ә дөньяның төрле илләрендә яшәүче барлык татарлар өчен дә бөтенхалык бәйрәменә әверелде.

“Айсылу” балалар театры коллективы, Яшьләр театры артистлары Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. “Айсылу” балалар театры Былтыр, Шүрәле геройларын заманчалаштырып та тәкъдим итте.

Бу көнне Тукайга багышланган шигъри бәйге җиңүчеләрен котладылар. Конкурска 76 заявка килгән булган. Төрле номинацияләрдә беренче урын алучыларга Дипломнар тапшырылды.

Микрофон каршында укучылар, балалар бакчалары нәниләре Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. “Чишмә” берләшмәсе вәкилләре дә күңелләрендә булган хисләрен түктеләр.

Соңыннан бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International