«Аҗаган - 2022» хәрби - спорт уенының муниципаль этабын ачу кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура - спорт комплексының яшь катнашучыларына тантаналы рәвештә аерымлык билгеләрен тапшыру булды. ГТО хәрби-спорт комплексының алтын аерымлык билгеләрен тапшыру тантанасында Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары В.В. Друк, Лениногорск муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигы В. С. Санатуллин катнашты.