Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү гаиләнең бер әгъзасына уртача керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә ата-аналарның берсенә бирелә.
Яңа ярдәм чарасы 1 апрельдән эшли. Аны алу өчен бары тик дәүләт хезмәтләре Порталы аша, шулай ук КФҮ аша гариза гына бирергә кирәк. Барлык кирәкле мәгълүматларны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә сорый. Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү өчен яңа форма 1 майдан эшли башлаячак.
"Якынча мәгълүматларга караганда, 8-17 яшьлек балалар өчен яңа түләүне Татарстанның 79 380нән артык баласы ала алачак. Яңа айлык түләүләрне билгеләү турындагы карар, элеккечә үк, мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча, ягъни гаилә керемнәрен, мөлкәтен, ата - анада эш хакы булуны яки аның булмавын исәпкә алып, кабул ителәчәк", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Билгеләү һәм түләү сроклары
Пособие билгеләү турындагы карар гариза һәм Пенсия фондына гариза бирүче оешмаларның һәм документларының кирәкле белешмәләре кергән көннән 10 эш көне эчендә чыгарыла.
Беренче акча күчерү түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә башкарыла. Алга таба акчалар пособие түләнә торган айдан соң килүче айның 1-нче числосыннан 25-нче числосына күчерелә.
! Әгәр Пенсия фондына оешмалардан мәгълүмат яки мөрәҗәгать итүчедән документлар килмәсә, гариза буенча карар кабул итү срогы 20 эш көненә озайтыла.
1 октябрьдән соң бирелгән гаризалар буенча түләү башкарылачак:
- балага 8 яшь тулганнан соң, әгәр түләү сорап мөрәҗәгать итү бала шундый яшькә җиткәннән соң 6 айдан да соңга калмыйча килгән булса,
- әгәр бу мөрәҗәгать бала 8 яше тулганнан соң 6 айдан соң килгән булса, түләү сорап мөрәҗәгать иткән айдан соң.
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр банк счетларына да, шулай ук Россия почтасы аша да күчереләчәк.