«Гаилә һәм балачакны яклау турында» гаилә-демографик проекты кысаларында Гаилә линиясенең 8 (800) 300-60-03 федераль номеры эшли.
2022 елның 19-21 маенда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән VIII Халыкара машина төзелеше кластер форумы TATARSTAN INDUSTRIAL DAYS узачак. Үткәрү урыны-Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге.
Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэрының 2022 елның 11 апрелендәге 38 номерлы карарын үтәү йөзеннән, сезгә 2022 елның 1 маенда шәһәрдә юллар ябылачагы турында хәбәр итәбез:
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов бүген Түбән Новгородта уза торган «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәләре секретарьлары форумында катнаша.
27 апрельдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова «Волонтер» үзәге волонтеры Данил Мәхмүтов белән берлектә «Игелеклелек дәресе» үткәрде. Максат: балаларда игелеклелек, яхшы, игелекле гамәлләр турында күзаллаулар формалаштыру. Игелеклелек дәресендә 12 нче лицейның беренче сыйныф укучылары катнашты.
Бүген Лениногорскида 25 апрельдә старт алган традицион юлларны юдырту тәмамланды.
Өч көн эчендә: Садриев, Шашин, Крупская, Вахитов, Ленинград, Җиңүнең 50 еллыгы урамнары юылды.
Хөрмәтле Лениногорск муниципаль районы халкы! Әгәр сезнең янәшәгездә ялгыз өлкән яшьтәге яки инвалид яши икән, ул үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан, туганнары ташлап киткән һәм (яки) тиешле карау алмаган очракта, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә (85595) 5-24-48, 5-16-14 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова рәислегендә территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре урынбасарларының киңәшмәсе узды. Көн тәртибенә туры китереп, алар «Игелек атнасы» акциясе кысаларында башкарылган эшләр турында хисап тотты: ТОСлар үз микрорайоннарында Донбасс өчен китаплар җыю, ялгыз өлкәннәргә адреслы ярдәм күрсәтү, чишмәләрне чистарту, аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтү һәм башка файдалы эшләр оештырдылар. Алар шулай ук экологик икеайлыкта актив катнашалар.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
28 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә көчле җил булачак. яңгыр явачак, боз булырга мөмкин.
Бүген Лениногорскиның каты көнкүреш калдыклары полигоны территориясендә 1500 данә чыршы үсентесе утыртылды.