«Татар халкының җәүһәрләре» танып-белү сәгате

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

26 апрель көнне, Язгы игелек атнасы һәм Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында, шәһәрнең үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре   11 нче гимназиянең 2А сыйныф укучылары өчен «Татар халкының энҗеләре»дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.

Китапханәче балаларны татар халкы мәдәнияте, татар милли ризыклары, милли киемнәр, орнамент үзенчәлекләре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре белән таныштырды. Балалар татар милли киемен чагылдырган сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар, шулай ук  милли бәйрәм - Сабантуй белән таныштылар һәм уеннарда бик теләп катнаштылар

"Татар халкының гореф - гадәтләре һәм бәйрәмнәре" күргәзмәсендә татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәр турында китаплар, шулай ук сувенирлар, көнкүреш әйберләре, милли  курчаклар, татар түбәтәе, чигелгән сөлгеләр -  чарага үзенчәлекле төсмер бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International