ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Кичә кич Вахитов урамындагы 3-5 нче йорт ишегалдында ТОС микрорайонында яшәүчеләр өчен Яңа ел тамашасы узды.

20 декабрьдә Лениногорск КВН лигасының 1/8 финалы узды, аны «Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе» МКУ оештырды.

Лениногорск балалар музыка мәктәбе укучылары  Бөгелмә шәһәрендә узган «Россия йолдызчыгы» конкурсында җиңүчеләр булдылар.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 23 декабрьдә: аязучан болытлы һава. Урыны белән кар, юеш кар һәм бозлы яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә. 

«Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге МБУ хезмәткәрләре авария хәлләрен кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча зур эш башкаралар.  2019 елның 19 декабрендә «Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә педагог – психологлар Антипова А. Н. һәм Мортазина Д. Р. катнашында чара узды. Лениногорск районында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге начальнигы З.М. Рахманова белән берлектә.  


21
декабрь, 2019 ел
шимбә

 Бүген "Юбилейный" паркында шәһәрнең үзәк чыршысын ачу тантанасы булды.


20
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген  “Ак калфаклы”лар шәһәребезнең картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр белән якыннан аралашты. “Ак калфак”  оешмасы кызлары бирегә  яңа ел кәефе алып килде: үзләре пешергән  күчтәнәчләре, истәлекле бүләкләре белән сөендерде. Анда яшәүчеләр  ак калфаклылар белән бергәләп татар халкыбызның “Капка”, “Чума үрдәк, чума каз, “Түгәрәк  уен”нарыда бик теләп катнашты. “Китмим әле яшьлегемнән”, “Картаямыни соң йөрәк?” һәм “Яшь гомер” җырлары да тамашачыларның  күңелләренә  хуш килде.

Бүген «Яшьлек» спорт комплексында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек алдынгыларын бүләкләү булды.

Бүген Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов кабинетында 2019 ел нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе узды. Конференциягә район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре: «Лениногорские вести», «Заман сулышы», «За Нефть», «Ярмарка» газеталары, «Лениногорск» телерадиокомпаниясе һәм «Лениногорск журналы» интернет-басмасы  чакырылган иде.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 21 декабрь: аязучан болытлы һава. Төнлә аз гына  кар, урыны белән буран; көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, төнлә урыны белән 15-17 м/с ка кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International