20 декабрьдә Лениногорск КВН лигасының 1/8 финалы узды, аны «Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе» МКУ оештырды.
Мәдәният сарае сәхнәсендә Бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләре командалары, шулай ук шәһәр уку йортларыннан килгән командалар чыгыш ясады.
Кичәнең программасы үз эченә ике конкурс: сәламләү һәм фристайлны алды.
Актуаль темаларга шаяртулар, кызыклы видеороликлар, үткен миниатюралар - болар барысы да тулысынча тормышка ашты һәм тамашачыга соклану тудырды, һәм жюрины бәяләрне яхшылап уйларга мәҗбүр итте.