ТОСлар Яңа ел сезонын ачты

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Кичә кич Вахитов урамындагы 3-5 нче йорт ишегалдында ТОС микрорайонында яшәүчеләр өчен Яңа ел тамашасы узды.

Чыршы янында Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән балалар һәм өлкәннәр әйлән-бәйлән йөрделәр һәм халык уеннары уйнадылар, табышмакларга җаваплар бирделәр һәм үзләренең шигырьләрен сөйләделәр. Әкиятче Марья бөтен тәм-томнар белән сыйлады. «Наш дом» ОООсы ясаган кар таудан чаналарда шудылар, «Логос» волонтерлары кышкы ярышлар үткәрделәр.

Якшәмбе көне барлык катнашучыларда да күтәренке кәеф белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International