Бүген Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов кабинетында 2019 ел нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе узды. Конференциягә район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре: «Лениногорские вести», «Заман сулышы», «За Нефть», «Ярмарка» газеталары, «Лениногорск» телерадиокомпаниясе һәм «Лениногорск журналы» интернет-басмасы чакырылган иде.
Журналистларны үзмәшгульләргә һәм эшкуарларга ярдәм итү, җәмәгать урыннарын төзекләндерү, шәһәрдә яшьләр үзәген ачу, юлларны ремонтлау һәм “Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында” законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре кызыксындырды.
"За нефть" газетасының корреспонденты Наталья Звонарева Лениногорскида иҗтимагый киңлекләр булдыру буенча сорау бирде. Рәгат Галиагзамович хәзерге вакытта Ленин урамындагы скверны төзекләндерү буенча проект документациясе эшләнүен әйтте. 2020 елның гыйнварында әлеге проект буенча иҗтимагый тыңлаулар узачак, проектлау тәмамланганнан соң сквер территориясен төзекләндерү эшләре башланачак.
«Лениногорск журналы» интернет-басмасы җитәкчесе Рамил Габитов Лениногорск шәһәрендә яшьләр үзәге ачылу белән кызыксынды. Башлык билгеләп үткәнчә, Кошевой урамы, 28 - политехник колледжның элеккеге бинасы бүлеп бирелгән. Бинаны тапшыру процедурасы тәмамланганнан соң, яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау буенча республика программасы хисабына реконструкция ясалачак.
Соңгы вакытта муниципаль районда «Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында» законны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирелә. Рекламалы элмә такталар, мәгълүмат ике дәүләт телендә. Киңәшмәләрдә, гражданнарны кабул иткәндә һәм мөрәҗәгатьләрдә Татарстан Республикасының ике дәүләт теле эшчәнлеге тәэмин ителә. «Лениногорские вести» газетасы хәбәрчесе Айсылу Габбасованың «Әлеге закон чаралар уздырганда предприятие һәм учреждениеләрдә үтәләме?» дигән соравына Рәгать Хөсәенов шәһәрнең берничә уку йортында шәхсән булу теләге туды, дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт телләрен белү безгә тарихны, мәдәниятне, халык традицияләрен саклап калырга һәм киләчәк буынга тапшырырга мөмкинлек бирә.
Чара азагында район башлыгы барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, билгеләнгән планнарның чынга ашуын һәм гаилә иминлеге теләде.