Бүген “Ак калфаклы”лар шәһәребезнең картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр белән якыннан аралашты. “Ак калфак” оешмасы кызлары бирегә яңа ел кәефе алып килде: үзләре пешергән күчтәнәчләре, истәлекле бүләкләре белән сөендерде. Анда яшәүчеләр ак калфаклылар белән бергәләп татар халкыбызның “Капка”, “Чума үрдәк, чума каз, “Түгәрәк уен”нарыда бик теләп катнашты. “Китмим әле яшьлегемнән”, “Картаямыни соң йөрәк?” һәм “Яшь гомер” җырлары да тамашачыларның күңелләренә хуш килде.
Чарада шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова да катнашты. Җирле администрация исеменнән биредә яшәүчеләрне бәйрәмнәр белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.
Язмыш сынавына дучар ителгән кешеләр күңеленә җылылык, нур салды бу очрашу. Анда яшәүчеләр шәһәр администарациясенә, “Ак калфаклы” ларга зур рәхмәтләрен белдереп, тагын кунакка килүләрен теләделәр.