Лениногорскида авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр

2019 елның 20 декабре, җомга

Бүген «Яшьлек» спорт комплексында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек алдынгыларын бүләкләү булды.

Бәйрәм залында җыелган авыл хезмәтчәннәрен, агросәнәгать производствосы алдынгыларын, хөрмәтле кунакларны һәм атаклы ветераннарны Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов сәламләде.

«Сезнең хезмәтегез, җиргә хуҗалыкчыл мөнәсәбәтегез, хезмәт сөючәнлегегез  авыл хуҗалыгы производствосын - тормышның нигезен, яшәү рәвешен һәм авылда күптәнге традицияләрне саклый һәм үстерә» - дип белдерде ул. 

Лениногорск шәһәренең мактаулы гражданины Исхак Садриев район эшчәнлеге нәтиҗәләрен уңай бәяләп, авыл хуҗалыгы  хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов агросәнәгать комплексы алдынгыларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын, “Иң яхшы комбайнчы” республика конкурсы җиңүчеләрен,  “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын, “ Урак өсте 2019” вымпелын һәм акчалата премияләр тапшырды.

Концерт программасы белән Лениногорск шәһәренең Мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International