Лениногорскида юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чара үтте

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

«Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге МБУ хезмәткәрләре авария хәлләрен кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча зур эш башкаралар.  2019 елның 19 декабрендә «Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә педагог – психологлар Антипова А. Н. һәм Мортазина Д. Р. катнашында чара узды. Лениногорск районында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге начальнигы З.М. Рахманова белән берлектә.  

Зөлфия Мөдәрис кызы "Юл хәрәкәте иминлеге» темасына аңлату эшләре алып барды һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә чакырды. Үз чиратында, «Логос» үзәге педагог – психологлары Анастасия Николаевна һәм Диләрә Рәис кызы балалар белән сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International