Бүген "Юбилейный" паркында шәһәрнең үзәк чыршысын ачу тантанасы булды.
Төп чибәркәйне ачу балалар һәм өлкәннәр өчен искиткеч тамашага әверелде. Паркта традицион рәвештә җирле иҗат коллективлары катнашында Яңа ел персонажлары җыелучыларга изге теләкләр һәм котлаулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Лениногорскилыларны һәм шәһәр кунакларын якынлашып килүче Яңа ел белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, узып баручы 2019 елда күп кенә проектлар гамәлгә ашырылды, киләсе ел тагын да баерак булачак, бигрәк тә юбилей даталарына: Лениногорск шәһәренең 65 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы.
Лениногорскилыларга мөрәҗәгать итеп, ул шәһәр һәм район халкына узып баручы елда уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Яңа ел бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасын уздырды.
Шулай ук "Яңа ел бизәкләре" конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде - якын-тирә территорияләрне бәйрәмчә бизәүгә һәм ветераннар арасында бильярд буенча шәһәр беренчелегендә җиңүчеләр бүләкләнде.
Чара бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.