Бүген Лениногорск муниципаль районының зур делегациясе район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIV съезды эшендә катнашты.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 20 декабрьдә: аязучан болытлы һава. Кар, юеш кар, урыны белән буран.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә Chevrolet Niva автомобильләреннән ачкычлар тапшырды. Муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Барлыгы 100 җиңүче билгеләнде.
Лениногорск муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан балаларга ярдәм итүнең үзенчәлекле технологияләре ел саен гамәлгә ашырыла. Аларга “Өй визитированиесе хезмәте”, “Монтессорлар - педагогика”, “Песочная терапия”, “Ком белән рәсем”, “Барысы да чәчәк ата” проекты, терапевтик техника, шул исәптән “Инклюзив театр”, “Инвалид балаларны профориентацияләү һәм профадаптацияләү” һәм “Талантлар шатлыгы” программалары керә. Әлеге технологияләр буенча эш барышында агымдагы елда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 100дән артык балигъ булмаган бала колачланган.
Лениногорск балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары масштабы һәм мәгънәсе ягыннан гаять зур булган "Бәхетле тәлинкә" Арт-проектында катнаштылар. Һәм халыкара конкурсның профессиональ жюрие югары бәясен алдылар. Быел проектның темасы - "Бәхетле планета"иде.
18 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2019»тантаналы чарасы узды.
16 декабрь көнне Шөгер урта мәктәбе базасында 4 сыйныф укучылары өчен «Әдәби викторина-Эрудит» дип исемләнгән муниципаль конкурс узды. Конкурста шәһәр һәм авыл учреждениеләреннән 26 укучы катнашты, алар өчен бөек язучылар һәм шагыйрьләр әсәрләрен уку гади генә мавыгу түгел, ә рухи үсеш тә булган. Конкурста катнашучылар үзләренең белемнәрен, югары интеллектын һәм иҗади сәләтләрен тиешле дәрәҗәдә күрсәттеләр.
18 декабрь көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Шамиль Бикчурин исемендәге премия лауреаты, “Айсылу” һәм “Яшьләр театры” җитәкчесе Шәрәпова Зөмәрә Ләбип кызының “Нур тарата җиргә театр” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.
17-20 декабрьдә Казанда «Татарстанның эшлекле партнерлары»XIV форумы уза. Форумда Россия Федерациясенең 63 төбәгеннән, 29 якын һәм ерак чит илләрдән 600 делегат катнаша.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 19 декабрьдә: болытлы һава, төнлә аязучан. Иртән һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә, урыны белән көчле. Урыны белән томан, иртән һәм көндез буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 8-13 метрга кадәр.