"Астра" бию ансамбле 30 октябрьдә Казанда узган "Матрешка" балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты халыкара конкурс-фестивалендә катнаштылар.
3 ноябрдьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә юлларда бозлавык көтелә.
1 ноябрьдә «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге базасында Инна Кириченко социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар белән Игелек дәресе үткәргән.
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Лениногорск районында яшәүче репрессияләнгән гражданнар катнашында «Онытылырга тиеш түгел» дигән темага тарих сәгате узды. Чара барышында сәяси репрессияләрдән зыян күргәннәрне искә алдылар, дин әһелләре, репрессияләнүче балалар чыгыш ясады. Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте студентлары чараны музыкаль номерлар белән бизәде.
31 октябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Снежанна Горбунова тарафыннан «Үзгәрешләр җиле»социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск шәһәре мәчетенә экскурсия оештырылган. Әлеге технология балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.
Социаль-мәдәни өлкәдә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү - җәмәгатьчелек контроленең бер төре. Мәдәният оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфаты турында гражданнарга мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү максатыннан үткәрелә.
"ЛОГОС" балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге» МБУ белгечләре мобилизацияләнгән якташларына кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр-җылы әйберләр җыюны оештырдылар.
4 ноябрь көнне 9:00 сәгатьтә шәһәрнең Үзәк мәйданында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Радуга Дружба» концерты булачак.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
2 ноябрьдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән кар, буран, юлларда бозлавык булачак.
2022 елның 3-8 ноябрендә җиденче мәртәбә "Зур этнографик диктант" халыкара агарту акциясе узачак.