Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

3 ноябрдьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә юлларда бозлавык көтелә. 

Юлларда бозлавык булганда, кинәт тормозга басудан качу өчен машиналар арасындагы дистанцияне саклагыз. Тизлекне салмак кына киметегез. Мөмкин булса, ерак юлга чыгуны кичектерегез.

Җәяүлеләргә шулай ук урамда сак булырга кирәк: автомобиль каршыннан юл аша йөгереп чыкмагыз, машиналар агымына гына каршы хәрәкәт итегез.

Сез табигатьтә булганда томан төшсә, урманда югалмас өчен чара күрегез. Автомобильдә барганда икенче полосага күчүдән, узып китүдән, шулай ук куркыныч маневрлардан тыелыгыз.

Бәлага очраган очракта 112 номерына ашыгыч хезмәткә мөрәҗәгать итегез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International