Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Үзгәрешләр җиле" технологиясен тормышка ашыру дәвам итә

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

31 октябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Снежанна Горбунова тарафыннан «Үзгәрешләр җиле»социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск шәһәре мәчетенә экскурсия оештырылган. Әлеге технология балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.

Экскурсия барышында «Ихлас" мәчетендә Гомәр хәзрәт чарада катнашучыларны халык мәдәнияте, мәчет архитектурасы, мөселманнарның гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштырды. 

Балалар күп сораулар бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International