"Астра" бию ансамбле 30 октябрьдә Казанда узган "Матрешка" балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты халыкара конкурс-фестивалендә катнаштылар.
Барлык номерларга да югары бәя бирелгән. Нәтиҗәдә, "Астра" бию ансамбле "Бальный бию" һәм "Халык биюе" номинацияләре буенча төрле яшь категорияләрендә 1 нче дәрәҗә лауреат булды, барлык катнашучылар да медальләр, коллектив - лауреат дипломнары һәм кубоклар белән бүләкләнде.
Котлыйбыз!