Социаль-мәдәни өлкәдә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү - җәмәгатьчелек контроленең бер төре. Мәдәният оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфаты турында гражданнарга мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү максатыннан үткәрелә.
Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү мәдәният оешмасы турында мәгълүматның ачык һәм үтемле булуы, хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы, хезмәт күрсәтү шартларының канәгатьләнерлек булуы, шулай ук инвалидлар өчен хезмәт күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы кебек гомуми критерийлар буенча хезмәт күрсәтү шартларын бәяләүне күздә тота.
Лениногорск районында яшәүчеләрне мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрне бәйсез бәяләүдә катнашырга чакыралар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/anketi-o-kachestve-uslug-munitsipalnih-uchrezhdeni.htm