Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Лениногорск районында яшәүче репрессияләнгән гражданнар катнашында «Онытылырга тиеш түгел» дигән темага тарих сәгате узды. Чара барышында сәяси репрессияләрдән зыян күргәннәрне искә алдылар, дин әһелләре, репрессияләнүче балалар чыгыш ясады. Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте студентлары чараны музыкаль номерлар белән бизәде.