Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Көзге мәрхәмәтлелек атнасы

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

1 ноябрьдә «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге базасында Инна Кириченко социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар белән Игелек дәресе үткәргән.

Дәреснең максаты: балаларның игелек турында күзаллауларын гомумиләштерү.

Чара барышында балалар бергәләп эшкә кушылдылар, «Игелеклелек агачы» дигән  плакат әзерләделәр. Һәр катнашучы игелек турында үз фикерен җиткерде. Балалар рәхәтләнеп мәрхәмәтлелек турындагы мәкальләрне искә алдылар, үзләренең игелекле эшләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International