2022 елның 3-8 ноябрендә җиденче мәртәбә "Зур этнографик диктант" халыкара агарту акциясе узачак.
Диктант Халыклар бердәмлеге көне алдыннан онлайн һәм офлайн форматта үткәрелә. Зур этнографик диктант оештыручысы - милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» ДБУ.
VII Халыкара агарту акциясенең максаты -халыкларның илебездә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә игътибарны җәлеп итү. Бу белем Россия Федерациясе халыкларының милләтара тынычлыгын һәм милли бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә, шулай ук халыкның этнографик грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрә.
Зур этнографик диктант уздыру мәйданчыклары (3 ноябрьдә үткәрү датасы):
Үзәк китапханә-адресы: Шашин ур., 41, 10:00да башлана
Мәдәният сарае - адресы: Ленинград ур., 28а, 14:00тә башлана
8нче мәктәп, адресы: Лениногорск ш., Шашин ур., 55, 10.00 сәгатьтә башлана.
Сорауларга онлайн форматта 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр рәсми сайтта җавап бирергә мөмкин www.miretno.ru.
Биремнәргә дөрес җаваплар 2022 елның 11 ноябренә кадәр диктант сайтында бастырылачак.