Лениногорскилыларны күллек территориясен төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуына чакыралар. Фикер алышуда территориянең киләчәгенә битараф булмаган һәркем катнаша ала.
17 март көнне Яшьләр үзәгендә мщктщп укучылары өчен форум булып узды, анда Лениногорск шәһәренең 6-8 сыйныф укучылары катнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Зилә Садыкова "Ата-ана мәктәбе" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 18 мартта аязучан болытлы һава, бераз кар, кайбер районнарда буран.
Чара Татарстан Республикасы Лениногорск районында узды.
2015 елда Фәрит Нәбиуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар токымлы 54 баш ат сатып ала. Бүген аның ат йорты – республикада иң зурысы.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре идарәсе WhatsApp, Telegram мессенджерларында һәм башка социаль челтәрләрдә аерым түләү өчен төрле дәүләт түләүләренә гариза язарга тәкъдим итүче мошенниклар барлыкка килү турында кисәтә. Әгәр гражданнарга акча өчен гариза язарга тәкъдим итәләр икән, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток - Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы "Волонтер" үзәге волонтеры Карина белән берлектә тыл хезмәтчәне Мария Морозова янына бардылар.
2021 елның мартында Лениногорск муниципаль районында гаилә юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Исмәгыйлевлар Әсхәт Зиатдин улы һәм Лена Нәҗип кызы "бриллиант" туйларын – 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Узган атнада «Август-Лениногорск» терлекчеләре ел башыннан бирле 1000 тонна сөт савып алдылар. Бер сыердан уртача савым тәүлегенә 23 литр тәшкил итә. Бер ел элек бу күрсәткеч 12,5 литр тәшкил иткән иде. Элегрәк билгеләп үтелгәнчә, оптимальләштерүдән алып, тиешле рационны саклауга кадәр чаралар комплексы «Август-Агро»фермаларының җитештерүчәнлеген арттырырга мөмкинлек биргән.
«Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында, "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре 70 яшь һәм аннан өлкән яшьтәге, хуҗалык составында башка теркәлгән затлар булмаган ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә барып, аларның социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын белештеләр.