Тыл хезмәтчәне үз тормышы турында сөйләде

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток - Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы "Волонтер" үзәге волонтеры Карина белән берлектә тыл хезмәтчәне Мария Морозова янына бардылар.

Мария Ивановна үз тормышы турында сөйләде. Ул 1927 елда Лениногорск районының Ивановка авылында туа. Аңа 4 яшь булганда әтисе авырудан үлә, гаиләдә ун бала кала. Ул елларда аларга бик җиңел булмый. 

Мария Ивановна балачагын кайгырып искә ала, хәерче һәм ач торулары турында сөйли. Сугыштан соң Лениногорск шәһәрендә  эшче булып урнаша, анда пенсиягә кадәр эшли. 

Мария Ивановна ялгыз яши. Ул үсеп килүче буынның өлкәннәр тормышы белән кызыксынуы, кайгыртучанлыгы һәм игътибарына ул бик шат иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International