Лениногорскилыларны күллек территориясен төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуына чакыралар. Фикер алышуда территориянең киләчәгенә битараф булмаган һәркем катнаша ала.
Фикер алышу 2021 елның 19 мартында "Мәгариф идарәсе" нең актлар залында (Шашин ур., 22) узачак. Башлана 16: 00 сәгатьтә.
Үзегез белән шәхси саклану чаралары алырга онытмагыз (битлекләр).