Россия Федерациясе Пенсия фондының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре идарәсе WhatsApp, Telegram мессенджерларында һәм башка социаль челтәрләрдә аерым түләү өчен төрле дәүләт түләүләренә гариза язарга тәкъдим итүче мошенниклар барлыкка килү турында кисәтә. Әгәр гражданнарга акча өчен гариза язарга тәкъдим итәләр икән, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гаризаны «Гражданинның шәхси кабинеты» аша Пенсия фондының рәсми сайтында яисә дәүләт хезмәтләре портиалы аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Моннан тыш, кирәкле мәгълүматны Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге колл-үзәгенең 8(800)600-03-57 түләүсез номеры буенча алырга мөмкин. Шулай ук гражданнарга уңайлы булсын өчен Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәсенең һәр территориаль органында популяр мессенджерларда һәм СМС аша кайнар линия телефоннары һәм консультацияләр эшли.